+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Кызыклы яңалыклар
13 апрель 2017, 15:15

Тукталышларны юганда душ кереп калырга ашыгыгыз!

Уфада тукталышларны юа башладылар. “Юу” дигәч, гадәттә, без, өчәүләшеп утырып алып, бер "акбаш"ны “кәгү”не күзаллыйбыз, чөнки гомер бакый яңа алган һәр әйберне юа-юа, бу гадәт традициягә кереп китте.


Хәзер энә сатып алгач та аны юарга туры килә, чөнки шул вакытта гына ул энә әйбәт тегә, кулга кадалмый, җебе дә чуалмый. Ләкин тукталышларны юу туры мәгънәсендә булып чыкты. Аларның пычрагын су сиптереп юалар. Бу вакытта тукталышта торучыларны да бер уңайдан коендырып алалар микән, анысы билгеле түгел. Кайсы тукталышның кайчан юылачагы турында графиклар да билгеле булса, аларда бушлай гына “шарко” душы да кабул итеп булыр иде. Югыйсә, коммуналь түләүләрдә су өлеше шактый җыела бит...
Читайте нас: