Сипайлово бистәсенең Жуков урамында данлыклы маршалның берничә ел элек Җиңү көне алдыннан ясалган сурәте күпләрнең игътибарын җәлеп итте. Ул төрле социаль челтәрләр аша барлык дөньяга таралды. Уфалылар аны башкаларга аерым бер горурлык белән күрсәтә.
Башкаланың шул ук бистәсендә Гагарин урамы да бар. Күптән түгел андагы бер йорт диварына да беренче космонавтның сурәте эленде. Ул югарыда, ә карашы түбәндәгеләргә - урамнан узып баручыларга төбәлгән. Әлеге матур башлангыч башка урамнарда да дәвам итсен иде.