Ул Пушкин урамы һәм Совет мәйданында 13 сәгатьтә башланып, 16.30га кадәр дәвам итәчәк. Мәйдандагы “Чыгарылыш аллеясе”ндә өлгергәнлек аттестаты алучы һәркемнең фотосурәте, сайлаган һөнәре белән танышып булачак. Язгы балда яшьләр мәктәп вальсы, бранль, рок-н-рол, флешданс һәм башка биюләрне башкарачак.
“Язгы бал”ның быел Уфада алтынчы тапкыр оештырыла. Агымдагы елда ул, башкаладан тыш, Стәрлетамак, Салават, Ишембай, Нефтекама, Агыйдел, Октябрьский һәм Благовещенда да узачак