-14 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Кызыклы яңалыклар
26 апрель 2017, 16:11

Галкин Башкортстан Венециясендә

Күренекле артист Максим Галкин Уфадан Ижевскига барганда кызыклы видеоролик төшергән. Италия җырчысы Аль Бано җыры яңгыраган видеода юл буендагы “Венеция” дип аталган кафе янында чүгәләп утырган Галкинның нидер ашаганы тасвирлана.

“Мин Венециядә” дип исемләгән ул видеороликны. Инстаграмда артистның юмор хисен дөрес бәяләгәннәр. Галкинның чынлыкта Башкортстандагы Дүртөйле районындагы “Венеция” кафесында тамак ялгаганын безнең республика кешеләре аңлаткан. Кафега исем якындагы авыл хөрмәтенә кушылган. “Венеция — Агыйдел буенча урнашкан авыл, аны даими су баса, торганы бер Венеция инде”, дигән язулар бар анда.
Читайте нас