+20 °С
Дождь
VKOKTelegramMax
Кызыклы яңалыклар
28 Апреля 2017, 07:15

Аккошлар кайтты безгә!

Быел яз тупсадагы кыюсыз бала кебек. Аның килүен көтеп көтек булганнарга, яз кошларын сагынып зарыкканнарга нишләргә?

Башкаланың ИНОРС бистәсендәге бер йортта яшәүчеләр моны үзләренчә хәл иткән – ишек алдына аккошлар ясап тезгән.
Резина тәгәрмәчләрдән ясалган аккошларга караш төрлечә. Кемдер аларны сәнгать әсәрләреннән ерак, хәтта ямьсез дип исәпли. Кемдер аларга карап юана.
Ничек кенә булмасын, пульт тотып диван изгәнче йорт алдын тәртипкә китерергә, анда аккошлар чылбыры тезәргә кулыннан килгән уңганнарга рәхмәт кенә әйтергә кирәк!
Читайте нас