Аның гаҗәеп коллекциясе Бөтенрусия һәм төбәк конкурсларында призлы урыннар яулый.
Галина Соловейкина үсмерләр белән иҗади бәйгеләрдә беренче генә тапкыр катнашмый. Беренче тупланма иске гәзит-журналлардан эшләнгән папье-машедан була. Икенчесен - катыргыдан, өченчесен видеотасмалардан әзерлиләр.
Кәнфит кәгазен җыюда балалар, аларның әти-әниләре, укытучылар гына түгел, бөтен шәһәр катнаша. Аларны тигезләп, төсен-төскә аералар, аннары тасмалар итеп тегәләр. Арытаба тасмаларны беркетәләр. Алты күлмәктән торган коллекцияне әзреләүгә 4 ел вакыт китә.
Белеме буенча тегүче булган Галина Соловейкинага эскизларны әзерләүдә үсмерләр клубына йөрүче кызлар ярдәм итә. Бер күлмәккә якынча 1500-2000 кәнфит кәгазе кирәк була. Гаҗәпкә каршы, әлеге көтелмәгән материал ныклы гына булып чыга, ертылган урыннарда кәгазен алмаштырырга мөмкин икән. Конкурсларда күлмәкләрне клубка йөрүче кызлар үзләре үк күрсәтә.
Иҗат коллективының төп максаты - кешеләрнең игътибарын экология проблемаларына, чүп-чарны урнаштыру мәсьәләләренә җәлеп итү.