Испаниянең сыра һәм туңдырма җитештерүче компанияләре дөньяны аптыратырга уйлаганнар. Һәм максатларына ирешкәннәр. Аларның туңдырмасы күпләрнең игътибарын җәлеп иткән.
Сырадан җитештерелгән туңдырма гәрәбә төсендә. Аңардан шоколад, кофе һәм карамель тәме килә. Ашап беткәч, авызда солы һәм колмак тәме дә кала. Бүген бу затлы ризыкны Испания рестораннарында авыз итәргә мөмкин.
Без дә җавапсыз кала торганнардан түгел. Кем белсен, бәлки Русиядә аракыдан туңдырма җитештерә башларлар?