+16 °С
Ясно
VKOKTelegramMax

Туйга килгән өчен – 80 юань

Туй турында бик күп комедияләр төшерелә, драма әсәрләре языла. Баксаң, аларның күбесе тормыштан алынган икән. “РИА Новости” хәбәр итүенчә, күптән түгел Кытайда бер кияүне кулга алганнар. Ул туйга туганнары урынына 200 кешен яллап алып килгән.

Киленнең туганнары кодаларның кияү турында бер мәгълүмат та белмәвенә аптыраган. Нәтиҗәдә, дөреслек ачыкланган. Кияү туганнарны туйга яллап алып килгән. Ялган кодалар арасында таксистлар да, студентлар да булган. Ашап-эчеп, күңел ачып утырган өчен аларга 80 юань (660 сум) түләргә вәгъдә ителгән.
Яшьләр өч ел очрашып йөргәннәр. Кияү туганнарының ярлылыгыннан оялып, мондый адымга барган, дип фаразлыйлар.
Читайте нас