+31 °С
Ясно
VKOKTelegramMax

Торналар биергә төшкән

“Башкирский Урал” биосфера резерватының Кәшәләдәге ярдәмче мәгълүмат-сервис пункты хезмәткәрләре уникаль видео — торналар биюен төшергән.

Биюче торналар — гаҗәеп матур күренеш. Видеодан күренүенчә, торналар әле баш ияләр, әле йөгереп китәләр, әле канатлары белән талпынып әйләнәләр.

Бик сирәкләр бәхетенә генә төшкән мизгелне әлеге пункт хезмәткәре Илдус Нурмөхәммәтов күреп алган һәм видеога төшергән. Шунысы да үзенчәлекле, Нурмөхәммәтовлар - Мәләвез районының Кәшәлә авылында яшәүче бердәнбер гаилә. Илдус белән Дилә биредә тикшеренү эшләре алып бара.
Читайте нас