-1 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Кызыклы яңалыклар
11 Май 2017, 12:55

Билан фотога \"шуртый\" киеп төшкән

Популярлык – хәтәр нәрсә. Бүген сине күккә чөеп мактарга, автографлар сорап йөдәтергә мөмкиннәр. Ә иртәгә... Күктән җиргә төшү кемгә җиңел булсын? Шулай да чагу таланты белән популярлык күгендә озак янучы “йолдызлар” да бар. Мәсәлән, Русия эстрадасының бик күпләр яраткан җырчысы Дима Билан. “Евровидение” бәйгесендә җиңү яулап, илебезгә дан китерүче дә әле ул.

Дима - тәртипле кеше, ул үз репутациясен һәрчак кайгыртып яши икән. Инстаграммда еш утыручы булса да, гайбәт таратырлык бер генә фотосы да күренгәне юк аның. Ә менә шушы көннәрдә ул үз фанатларын шаккатырган: су керә торган шортылардагы фотосын Интернетка куйган. “Фотоларым арасында җиңелчә эротика таптым әле. Ну, нәрсә, барыбыз да пляжга, гидроциклларда җилдерәбезме?” дип язып та куйган. Җырчының фанатлары бу фотоның берничә ел элек төшерелгәнен санап та чыгарган инде.
Читайте нас