- Төп сәбәп - минем алкоголь белән артык мавыгуымда. Колледж тәмамлаганнан бирле эчми һәм тәмәке тартмый калган бер генә көнем дә юк, ахры. Гаилә корганда күп начар гадәтләрне ташладым, ләкин алкоголь белән дуслыкны өзә алмадым, – ди икән Бред.
Анджелина белән Бред 2005 елда бергә кинога төшкәндә таныша. Озак вакыт мөнәсәбәтләрен сер итеп саклыйлар. Ләкин 2006 елда алар бәби көткәннәрен игълан итәләр һәм бер-берсен яратулары хакында һәммәсенә белдерәләр. Бары 2014 елда гына Франциядә яшерен туй тантанасы оештыралар.
Анджелина белән Бредның фанатлары шатлана ала: соңгы мәгълүматлардан аларның аерылышу процессын туктатып торулары һәм мөнәсәбәтләрен тергезергә тырышулары билгеле булган.