+31 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Бельгиядә сабантуй үтте

Тиздән респуб­ликабызның шәһәр һәм районнарында сабантуй бәй­рәм­нәре гөрләячәк. Ә менә Бельгия татарлары аны зурлап үткәргән дә инде. Ул милли ярышларга, җыр һәм биюгә бай булган. Бәйрәмдә күрше илләр — Франция, Германия, Нидерланды татарлары да катнашкан.

Борынгы һуннар Кытайда да яшәгән
Кытайның Хэнань провинциясендә археологлар моннан 1800 ел элек бу урында яшәгән борынгы төрки халыклар кабиләсенең 18 каберен казып алган. Каберлекләр кирпечтән салынган була, шуңа да яхшы сакланган. Галимнәр анда ризык әзерли торган казаннар, һуннарның бизәнү әйберләрен һәм коралларын тапкан.

“Паразит игезәкләр”
Әлегә кадәр җанварлар арасында икешәр-өчәр аяклы булып туучылар турында ишетелеп торса, хәзер кешелек дөньясында да мондый хәлләрнең булуы хәйран калдыра. “Daily Mail” гәзите хәбәр итүенчә, күптән түгел Һиндстанда ике башлы һәм өч куллы кыз бала дөньяга килгән. Баланың корсагына ябышып торган “икенче башы” җитлегеп бетмәгән, аның күзләре һәм колаклары юк. Өстәвенә, янында өченче кул да үскән. Табиблар әйтүенчә, бу “баш” кызны яшәү өчен кирәкле матдәләр белән тукланудан мәхрүм иткән. Медицинада бу күренеш “паразит игезәк” дип атала икән. Мондый сабыйлар миллионга берәү туа. Һиндстан табиблары 4 сәгать буе катлаулы операция үткәргән. Әлегә баланың хәле тотрыклы.

Биотаркалучы машина
Голландия студентлары дөньядагы беренче биотаркалучы автомобиль уйлап чыгарган. Эйндховен университеты студентлары ясаган “Lina” машинасы табигый материаллардан гына тора. Биотаркалучы автомобильнең нигезендә — өсте-өстенә салынган җитен сүсе. Ул алюминий белән карбонны алыштыра. Дүрт урынлы автомобиль электр моторы ярдәмендә эшли. Уйлап табучылар киләчәктә машинаны гомум юлларда йөртү өчен махсус сертификат алырга хыяллана.

Аерылсаң, алимент түләнмәячәк...
Италиянең кассацион суды аерылганнан соң алимент түләүчеләр өчен кагыйдәләргә үзгәрешләр кертү турында карар чыгарган.
Суд карары буенча, финанс мөмкинлекләре җитәрлек бул­ган һәм эшкә яраклы аерылган ир яки хатын автоматик рәвештә алимент алмаячак. Хәзер аеру процессында суд ир белән хатынның бергә яшәгән чактагы матди хәлен исәпкә алмаячак, ә аларның үз-үзләрен тәэмин итү мөмкинлегенә генә игътибар итәчәк.
Элек алиментка зур акчалар түләнсә, бу суд карарыннан соң аерылучылар саны бермә-бер кимер, дип көтелә.

Кытайлылар борынгы сыра тапкан
Кытай сыра кайнатучылары моннан 5 мең ел элек кулланылган рецепт буенча сыра әзерләргә җыена.
Узган елны Шэньси провинциясендә эчемлек калдыклары белән балчык чүлмәк тапканнар. Ул якынча безнең эрага кадәр 3400-2900 елларда эшләнелгән, дип фаразлый белгечләр. Борынгы сыра хәзергесеннән күпкә аерыла, әлбәттә. Ул аз алкогольле һәм аның тәме татлы шәрабка охшаш булмакчы.
Чүлмәккә утырган матдәләрдә галимнәр арпа, тары, “кәккүк яше” үсемлеге һәм бүлбе эзләрен ачыклаган. Алар фаразлавынча, бөртекле культуралар Кытайда иң элек сыра кайнату өчен кулланылган, ә авыл хуҗалыгына исә ул соңрак килеп керә.
Читайте нас