+24 °С
Облачно
VKOKTelegramMax

Эрмитаж мәчеләренең колак артын кашып торалар...

Бүген үтүче чараны Эрмитаж музее оештыра. "Музей мәчеләре" бәйрәме бина подвалларында, корылмаларында яшәүче мыраубикәләргә багышлана.

Бәйрәм кысасында мәктәп укучылары арасында оештырылган “Эрмитаж мәчесенең Көнчыгышка сәяхәте” конкурсына йомгак ясалачак. “Минем Эрмитаж мәчесе” дигән ачык конкурста һәркем катнаша ала. Анда көн дәвамында һөнәри осталык мәйданчыгы эшли.
Әйткәндәй, Эрмитажга иң беренче мәчене XVIII гасырда патша Петр I Голландиядән алып кайткан. Әби-патша Елизавета указы белән мәчеләрне музейга җитди максат белән җәлеп итә башлаганнар. Патшабикә Екатерина исә мәчеләргә "сәнгать экспонатлары сакчылары" статусын биргән.
Бүген музейда 60 мәче “хезмәт” итә. Алар сәнгать әсәрләрен комаклардан, тычканнардан саклый. Штатта торучы бу сизгер җан ияләре көн саен кайнар аш белән тәэмин ителә. Чын булса, колак артларын кашып торучылар да бар, ди...
Читайте нас