-15 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Кызыклы яңалыклар
24 Май 2017, 11:44

Шоколад йөрәккә дә файдалы

Бу татлы ризыкның файдалы сыйфатлары елдан-ел күбрәк билгеле була бара. Шоколадның кәефне күтәрүен, яшәү дәрте бирүен беләбез. “Лента.ру” хәбәр итүенчә, күптән түгел АКШ, Канада һәм Дания галимнәре янә бер ачыш ясаган - билгеле күләмдә шоколад ашау аритмиягә чик куя икән.

Моның өчен хатын-кызлар атнага – 30, ир-атлар 60-120 грамм шоколад ашарга тиеш ди. Шуны онытмаска кирәк, кара шоколад сөтле шоколадтан файдалырак.

Мондый ачыш һавадан алынмаган. 1993-93 елларда Даниядә 55 мең кешенең йөрәк-кан тамырлары системасы күзәтелгән һәм нәтиҗәләр ясалган. Шуңа күрә, бүгеннән шоколад ашый башларга мөмкин.
Читайте нас