-17 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Кызыклы яңалыклар
29 Май 2017, 16:08

Галим булсаң, матур булма икән..

Британия психологлары тикшеренүләр үткәргән һәм аның нәтиҗәсендә мөлаем кыяфәтле галимнәрнең төскә-башка кыяфәтләре кайтышрак булган хезмәттәшләренә караганда халыкта ышанычны азрак уятуын ачыклаган. Җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү дә шуны күрсәткән: тышкы яктан “классик акыллы баш”ка охшаган килбәтсезрәк кешеләрнең хезмәтләре алдан ук күпчелек халыкка тирәнтен һәм гыйлемлерәк булып тоела икән.

Шундый тәҗрибә дә үткәрелгән: өч мең кешегә сөйкемле һәм сөйкемсезрәк кыяфәтле галим-тикшеренүчеләрнең фотоларын күрсәткәннәр һәм кайсыларының хезмәтләре яхшырак булырга мөмкин икәнлеген сораганнар. Ә икенче бер төркем кешеләргә шул ук галимнәрнең эшләрен чагыштырырга кушылган. Әлбәттә, матуррак кыяфәтле галимнәр күбрәк кызыксыну уяткан. Ә менә аларның хезмәтләренә бәя, киресенчә, бик матур булмаган хезмәттәшләренекеннән калыша икән.
Читайте нас