Экспедициядә катнашучыларга биредә күп акча ятуы хакында төбәкнең башка бер шахтасында әйтәләр. Монда килгәч, тарихчылар урындагы кешеләрдән совет чорының хәзинәсе хакында сораштыра. Ләкин “җиргә күмелгән миллиард” хакында ишеткәч, хәтта күпне күргән әбиләр дә көлеп кенә куя. Шахта барлыгын белсәләр дә, көчле радиация булуын белеп, урындагы кешеләр анда беркайчан да төшми. Экспедициядә катнашучылар радиация дәрәҗәсен үлчи һәм аның нормадан югары түгеллеген ачыклый. Шахтаны навигатор ярдәмендә табалар. Баксаң, ул күзгә бик ташланып бармаган була.
Ә искиткеч байлыкка килгәндә, бау белән бәйләнгән, банк пломбасы сугылган төргәк-төргәк йөз сумлык акчалар өем-өем булып чыга.
1991 елда бу акчалар искиткеч зур сумма тәшкил итәр иде, ләкин бүген аларның бернинди кыйммәте дә юк. Тарихчыларны хәзер бу акчаларның кемнәр тарафыннан һәм ни өчен бирегә китереп ташлануы кызыксындыра.