"Гослото "4 из 20" лотереясен ул нибары 100 сумга сатып алган булган.
Әлеге лотерея тарихында мондый зур суммадагы приз әле беренче тапкыр гына уйнатылган. Дөрес, Русиядә әлеге суммадан зуррак акча отучылар да булды. Әле тугыз көн элек кенә Сочида яшәүче бер кеше, "Гослото "6 из 45" лотереясендә бәхетен сынап, 364 миллион сум откан иде.