Уллыкка-кызлыкка алган, яки үз балаларына күркәм тәрбия бирүче гаиләләргә тапшырыла торган югары дәүләт бүләген алырга Стригалевлар гаиләсе өч яшьлек төпчек улларын да алып килә. Ил башлыгы кулыннан дәүләт бүләге алганда әнисенең дулкынлануы, күрәсең, аңа да күчкән – сабый кычкырып елап җибәргән.
Кремльне яңгыратып елаган сабыйны Президент та юатырга тырышкан, әмма үзсүзле малай елавын дәвам иткән. Ахырда аны әнисе генә юата алган. Президентка буйсынмаган кеше дә булыр икән...