Аның сүзләренә караганда, үги әнисе Кристина Скавронски малайны хәер сорашуга этәргән, барлык акчасын үзенә тартып алган, шуңа да ул аңа каршы җинаять эше кузгатуны сорый.
Малайның әтисе Илья Скавронски улының театр студиясенә йөрүен, урамда чыгыш ясап, ул оялчанлыктан котылу “дәресе” алуын әйтә. Әлеге вакытта тикшерү эшләре бара, әтисе гаепле булган хәлдә, аңа 4 елга кадәр иркеннән мәхрүм ителү каралган.