Быел беренче кварталда шәһәр парклары һәм скверларында 300дән артык вандализм очрагы теркәлгән. Хулиганнар яктырткычларны, чүп савытларын, мәгълүмат таблицаларын, коймаларны җимергән һәм шәһәр казнасына 2 миллион 200 мең сумлык зыян китергән.
Үзләре яшәгән урында зыян салып йөргән бу кешеләргә Русия Федерациясе Җинаять Кодексы нигезендә 40 мең сум, яки, иректән мәхрүм ителгән хәлдә, 3 айлык хезмәт хакы күләмендә штраф салына. Шулай ук, хөкем ителгән очракта, аларга 360 сәгатькә кадәр мәҗбүри эшләр, бер елга кадәр холык төзәтү эшләре, 3 айга кадәр кулга алу каралган.