Миллиардер Эдуард Ротшильдның йорты таланган. Караклар аңа 400 мең евролык зыян салган. Билгеле җырчы Далиданың абыйсы Орландо йортыннан исә 50 мең евролык кыйммәтле әйберләр урланган.
Мондый бай йортлар каты сак астына алынган була, әлбәттә. Әмма һәр йозакның да ачкычы бар. Аны 38-48 яшьләрдәге 4 ир тапкан, дип исәпли хокук саклаучылар. Аларның янә шундый ук бай унлап йортка төшкән булуы ихтимал, дип баралар.