Моны бик хәйләкәр эшлиләр: башта ата фил машина юлына аркылы төшә, шуны гына көтеп торган башкалары агачлык арасыннан килеп чыга һәм хортумы белән машинадан җимеш урлый башлый.
Бер машина водителе караклардан качып котылырга булган. Ул машинасын урау юлдан алып китмәкче булып кузгалган һәм шунда бер зур олы фил аның кабинасына китереп тондырган. Бер сәгатьтән аңа яныннан узып баручы полиция хезмәткәрләре ярдәмгә килгән – алар филләрне куып җибәргән.