Очрашуны циркта билгеләгәннәр. Анда, туганнардан тыш, Шепелевның адвокаты һәм психолог та катнашкан.
Күптән күрешкәннәре булмаса да, Платон туганнарын таныган, аларны кочаклап үпкән, бигрәк тә дәү әтисенә күбрәк игътибар биргән. Жаннаның сеңлесе Наталья әйтүенә караганда, әлеге очрашу туганнар өчен дулкынландыргыч һәм шатлыклы булган, әмма алар арасындагы киртәләрнең бөтенләй алып ташланылуына ышану читен.