Хәер, кешеләр генә түгел. Мәсәлән, Һиндстанда бүген бер ат коточкыч эсселеккә чыдый алмыйча... акылдан язган.
Малкай башта котырынып төрле якка чаба башлаган һәм китеп баручы автомобильнең алгы тәрәзәсенә барып менгән. Бәрелү шулкадәр көчле булган, хәтта ат, тәрәзәне тишеп, машина эченә кереп кысылган.
Моңа кадәр гомергә күрелмәгән юл фаҗигасе шаһитлары атка машина эченнән чыгарга ярдәм иткән һәм коты очкан бичара водительгә беренче ярдәм күрсәткән.
Гаҗәп, бу фаҗигадән ат та, машина хуҗасы да әллә ни җәрәхәтләнмәгән...