Моның өчен егетләр мотоциклның арткы тәгәрмәчен су тулы таска урнаштырганнар. Берәү аның артына башын куеп яткан. Газга басып, тәгәрмәч әйләнергә тотынгач, егетнең башына су чәчри башлаган. Ә дусты аны тиз генә шампуньлап та алган. Шундый сәер рәвештә юылган башны мотоцикл газлары ярдәмендә киптергәннәр дә, ди...