Кемнең коляскасы текәрәк?
Кемнең коляскасы текәрәк?24 июньдә Уфада тугызынчы тапкыр “Коляскалар парады” гаилә фестивале узачак. Чарада катнашучы гаиләләр сабыйларының транспорт чарасын чагу, кызыклы итеп бизәргә тиеш. Ярышта бала велосипедлары да катнашырга мөмкин. Бәйгечеләр 7 номинациядә бәяләнәчәк: “Экобалалар”, “Бэби-мобиль”, “Гаилә экипажы”, “Кайда телим, шунда борам”, “Җанлы әкият”, “СПОРТик”, “Чиксез дөнья”.Фестиваль “Башкортостан” дәүләт концерт залы каршындагы мәйданда 13 сәгатьтә башлана.