+15 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Кызыклы яңалыклар
7 Июня 2017, 21:00

Куркытырга гына теләгән

Тверь өлкәсе Редкино бистәсендә тугыз кешене атып үтергән Сергей Егоров үзен үпкәләтүчеләрне куркытырга гына, гафу үтендерергә теләвен белдергән. Үтерүче һәм аның танышлары табын корган булган. Ызгыш чыккан, ирнең китүен сораганнар. Егоров өенә кайтып, карабин һәм патроннар алган, үпкәләтүчеләр янына кабат килеп, аларның гафу үтенүен сораган. Куркытыр өчен алар ягына аткан. Исерек ир шул рәвешле тугыз кешене үтергән. Бердәнбер исән калган кыз полициягә хәбәр иткән. Ул юрган астында качып ятканлыктан, җинаятьче аны күрмәгән. Гаепләнүче иргә суд-психиатрия экспертизасы билгеләнгән.

Читайте нас