+15 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Кызыклы яңалыклар
8 Июня 2017, 07:26

Мәче бәйрәме

Һәркем үзенчә акылдан яза, диләр. Шулай ук һәркемнең үзенчә күңел ачарга, үзенчә бәхетле булырга да хакы бардыр. Мәсәлән, Америкада шушы көннәрдә бер гаилә мәчеләренең унбиш яшен бик зурлап билгеләгән, рәхәтләнеп күңел ачкан.

Алар яраткан йорт хайваннарына Латин Америкасында үткәрелә торган чын кинсаньера – унбиш яше тулган кызларның үсмерлек чоры белән хушлашу бәйрәме оештырган.

Барлык шартлар үтәлгән: бик күп тәмле ашамлыклар, зур торт, төсле шарлар... Ә дүр аяклы Луна искиткеч ал күлмәктә йөргән...
Читайте нас