Кибеттә аның эче авырта башлый. Ул тиз генә кибет бәдрәфенә кереп китә, ә берникадәр вакыттан соң аның тавышына хезмәткәрләр йөгереп килә. Һәм хатынның бала табарга җыенуын күреп, тиз арада “ашыгыч ярдәм” чакырта.
Ун ай элек кенә кызын тудырган Эшли үзенең авырлы икәнен белмәгән дә.
Бу юлы хатын 3,6 килограмм авырлыктагы малай таба. Аңа кибет хезмәткәрләре һәм әнисе булыша.
Берничә көннән соң бәхетле ата-ана янә кибеткә килә, ә хезмәткәрләр аларга бер елга җитәрлек подгузниклар бүләк итә. Шушында ук яшь ана фотосессия эшли — яңа туган улын азык-төлек тутырылган кәрзингә сала.
Кыска гына вакыт эчендә нарасыйның шушы фотосы 16 мең “лайк” җыйган.