2015 елда археологик тикшеренүләр Кырымның Керчь ярымутравында да башланды. Яковенково (Кыз-Аул) поселогына экспедиция быел 1 июльдән 1 сентябрьгә кадәр оештырылачак. Былтыр Кыз-аул некрополендә лагерь оештырылып, галимнәргә ярдәмгә бер мең волонтер килде. Безнең эрага кадәр I гасырга (Боспор патшалыгына) һәм иртә урта гасырга (безнең эраның V-VIII гасырлары), ягъни Хазар каганаты чорына караган каберлекләр, бакыр бизәнгечләр табылды. Антик чор кешеләренең каберлек өчен монументаль таш төрбәләр төзүе, ә урта гасырныкыларның аларны торак итеп файдалануы ачыкланган.