Барлык яңалыклар
Кызыклы яңалыклар
15 июнь 2017, 02:00

Динозавр оясында – ...баласы

Җирнең хуҗасы кем? Кеше, дип күкрәк кагарга яратабыз. Ә бит миллион еллар элек планетабызда галәмәт зур гәүдә­ле динозаврлар тереклек иткән. Бу җан ияләренең калдык сөякләрен, сөлдә­ләрен археологлар әле­дән-әле табып кына тора. Күптән түгел Арген­ти­наның көньягында, Агуада-Сан-Роке тирәсендә бер көтүче гаҗәеп табышка – динозавр йомыркаларына тарыган. Аларның яше дә искитәрлек – якынча 70 миллион ел!

Галимнәр бу табышка бик сөенгән. Ник дисәң, йомыркаларның эчендә эмбрион калдыклары да сакланган! Димәк, динозаврчыкларның тире һәм тешләренә анализ ясап булачак.
Йомыркалар ни сәбәпле яхшы сакланган соң? Ул да булса, алар тәүдә сазлык урында яткан, ә аннары инде вулкан атылудан пәйда булган катлам астында калган. ТАСС хәбәр итүенчә, Агуада-Сан-Роке тирәсендә динозавр оялары еш табыла. Өстәвенә, биредә ул ояларны туздыручы хайваннарның калдыкларын да очратырга була.
Читайте нас