70нче елларда Анатолий Пшеничнюк Иске Кыргыз авылы янында, Миңеште елгасының уң ярында ике борынгы күмү урынын таба, ике елдан Сергей Васюткин җитәкчелегендәге экспедиция 52 каберне тикшерә. Җәмгысы биредә ун экспедиция эшли. Былтыр Самара һәм Уфа археологлары борынгы 40 каберне өйрәнде. Каберләр моннан 2 мең ел элек казылган дип фаразлана. Борынгылар мәрхүмнәр белән бергә төрле кирәк-ярак, корал, бизәнү әйберләре дә күмгән. Галимнәр уйлавынча, алар пьянобор культурасы вәкилләре булырга мөмкин. Тарихи чыганакларга ярашлы, безнең эрага кадәр II-I йөзләрдә, ягъни иртә тимер гасырында, Агыйдел елгасы тамагында фин-угыр кабиләләре яшәгән. Алар аучылык белән шөгыльләнгән, балык тоткан, мал асраган.
Пьянобор кабиләләрен Ананьин культурасы (безнең эрага кадәр VIII-III гасырлар) белән бәйлиләр, алары Урта Идел, Чулман (Кама) бассейнында яшәгән. Көньяк-көнчыгышта исә Агыйделнең түбән агымыннан Бөре шәһәренәчә җирләрдә көн күргәннәр.
Археологлар ачкан серләр бик күп булса, ачылмаганнары тагын да күбрәк. Алары инде яшь тикшеренүчеләрне һәм энтузиастларны көтә.