Русия Фәннәр академиясенең Археология институты галимнәренә бәхет елмайган: алар монда “палеолитик Венера“ сынын тапкан. Ул бозлык чорында мамонтның казык тешеннән ясалган. Болай яхшы сакланган статуэткалар дөньяда берничә дистә генә икән.
Экспедиция җитәкчесе Константин Гаврилов әйтүенчә, Хотылев табылдыклары югары палеолит чорына, ягъни сәнгатьнең үсмер чагына карый. Галимнәр матур-матур орнаментларга, бизәкләргә еш юлыгып тора һәм аларның камиллегенә соклана.