+25 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Кызыклы яңалыклар
14 Июня 2017, 21:00

Тиредән иң борынгы аяк киеме

Тиредән иң борынгы аяк киеме Әрмәнстанда та­был­­ган. Үгез тиресеннән тегелгән бу мокасиннар мәгарәләрнең берсендә 3500 ел буе тикше­ренү­челәрне “көтеп яткан”.

Уртак Әрмәнстан-Америка-Ирландия экспедициясе эшчәнлеге 2007 елда ук башланган булган. Галим-нәр казынуларның тәүге көннәрендә үк мәгарә эчендә шәраб ясау комплексын тапкан. Аның яше – 6 мең ел. Кешеләрне корбанга китерү эзләре дә сакланган.
Бу табылдыклар хакында дөньякүләм билгеле журналлар язып чыккач, мәгарәгә туристлар агыла башлаган. Ләкин янә проблема: шәраб ясау комплексының балчык корылмалары, шәраб ачыту һәм саклау савытлары таркала икән. Туристлар агымын чикләргә туры килгән.
Читайте нас