+3 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Кызыклы яңалыклар
15 Июня 2017, 04:58

Утыз тапкыр үлгән

Бер ай элек Мәскәүдә 55 яшьлек Мхитар Тариев инфаркт кичергән.

Комада килеш аны Вересаев исемендәге клиник дәваханәнең реанимациясенә китергәннәр. 1,5 сәгатьтә реаниматологлар һәм хирурглар аның йөрәген 30 тапкыр “эшләтеп” җибәргән.

Ир кеше һәр очракта аңына килгән дә, яңадан комага киткән. Әмма медиклар ирнең гомерен саклап кала алганнар. Пациент әле үзен сәламәт тоя, комадагы кичерешләре белән уртаклаша.
Читайте нас