-9 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Кызыклы яңалыклар
16 июнь 2017, 18:40

Шашлык пешергән өчен - 3 мең сум штраф!

Дачада, ихатада шашлык кыздырырга уйладыгызмы? Бу очракта, яныгызда 2-3 мең сум акчагыз булсын, берүк.

Чүп яндыру тыелган кебек, республикада шашлык пешерү өчен дә штраф салына икән. Русиянең Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының республика идарәсенең надзор һәм профилактика эшчәнлеге бүлеге начальнигы вазыйфасын башкаручы Владимир Горин шул хакта хәбәр итә.

Беренче тапкыр тотылсагыз, кисәтү булачак. Ә менә икенчесендә шашлык пешергән өчен 3 мең сум штраф түләргә туры киләчәк.

Кагыйдәләрне дә истә тотыгыз:
1. Итне күмердә, мангалда кыздырырга кирәк. Сездә ул бармы?
2. Ул төзелеш урыныннан 5 метр ераклыкта булырга тиеш.
3. Мангал янында яна торган материллар булырга тиеш түгел.
Вәт!
Читайте нас