+33 °С
Ясно
VKOKTelegramMax
Кызыклы яңалыклар
19 Июня 2017, 07:15

Хабиби, Диана!

Уфа кызы Диана Гыйләҗетдиновага Гарәп Әмирлекләрендә сокланалар.

Дианага 25 яшь, ул Уфада узган гүзәллек бәйгеләрендә җиңеп, Русия күләмендә дә чыгыш ясады. Биш ел элек Лондонга күченеп китте һәм анда “Халык-ара хокук” һөнәрен үзләштерә.

Гарәм Әмирлекләрендә ул “Формула-1” ярышларында үткәрелә торган “Мисс Абу-Даби гранпри” бүләгенә ия булган.

– Мин – бик оялчан кеше, матурлык бәйгеләре кыюрак булырга ярдәм итә, – ди кыз. – Монысында да күлмәк, су коену костюмы киеп тә подиумга чыгарга туры килде.

Аның параметрлары – 90-62-89, сылулыкка ул көндәлек хезмәт аша ирешә.
Читайте нас