6нчы катта урнашкан балконда бикләнеп калган кызны альпинистлар коткарган.Кичә Уфадагы бер йортта шундый хәл була. Дус егете кызын ялгыш балконда бикләп, чыгып китә. "Читлек"кә эләккән кыз алтынчы каттан янгынга каршы куелган баскычтан төшмәкче була. Тик анда да тозакка тап була.
Коткару хезмәтенә шалтыратканнан соң, бичараны альпинистлар ярдәмендә үзеннән бер кат түбән яшәүче күршеләренең балконына төшерәләр.