Канадалылар 1968 елдан бирле АКШ, Бөек Британия, Франция һәм Япониядә яшәүчеләрнең гомер озынлыгын исәпләгән һәм анализлаган. Тикшеренүләрдән чыгып, галимнәр кешенең уртача максималь гомер озынлыгы күбрәк, дигән фикергә килгән.
XXI гасыр кешесенә озаграк яшәргә медицина, уңайлы мохит ярдәм итә. Шул ук вакытта, гомерне кыскартучы сәбәпләр дә баштан ашкан.
Җир йөзендә иң озак яшәүче – францияле Жанна Кальман. 1997 елда вафат булган ханым 122 ел 5 ай һәм 14 көн яшәгән.