+5 °С
Облачно
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Кызыклы яңалыклар
4 Июля 2017, 07:57

Алкышлар урынына - бип-биип!

Сабантуйда яңгыр астында чыгыш ясаган артистларны халык машинадан карап утырган.

Быелгы көйсез табигать сабантуйлар үткәрүгә дә комачаулады.

Татарстанның Теләче районында узган сабантуйда йолдызлы гаилә - Разил Камалов һәм Рәфинә Ганиуллина койма яңгыр вакытында югалып калмаган, кулчатыр тотып чыгыш ясаганнар.

Ә тамашачылар аларны машиналарына утырып кына караган. Алай гына да түгел, машиналар, "бип-биип" итеп, дәррәү кул да "чапкан" әле.

Матбугат. ру татар сайты бу хакта кызыклы видеоязма куйган.
Читайте нас