+19 °С
Ясно
VKOKTelegramMax
Кызыклы яңалыклар
10 Июля 2017, 10:46

Самолетта кавышканнар

Телевизордан барган ир-атларның җенси куәте турындагы рекламада егет белән бер гүзәл самолетта кавышалар. Күптән түгел, Лондон-Майами рейсында мондый хәл чынбарлыкта теркәлә.

Бөек Британиянең “Virgin Atlantic” авиакомпаниясының самолетындагы хәлне бер пассажир төшереп ала һәм “Фейсбук”ка урнаштыра. Роликны берничә көндә миллионнарча кеше карап өлгергән. Анда бәдрәфтән, күлмәкләрен рәтләп, бер хатын килеп чыга. Бераздан, бер егет күренә. Аларның, бикләнеп, нәрсә эшләгәне ачык билгеле.

Хәл кызыксыну уятса да, шик тудыра. Интернет челтәрендә игътибарны җәлеп итү өчен махсус төшерелгән роликка охшап тора. Ни өчен пассажир махсус рәвештә бәдрәф ишеген төшергән?

Әгәр дә, вакыйга уйдырма булмаса... Ролик геройлары сөяркәләр, яки очраклы гына танышканнар икән, гаиләләрендә сөйләшү каты булачак. Чөнки алар бик үзенчәлекле хәл-шартларда бөтен дөньяга танылды.
Читайте нас