+18 °С
Дождь
VKOKTelegramMax
Кызыклы яңалыклар
11 Июля 2017, 13:56

Бүген — Бөтендөнья шоколад көне

Елның иң тәмле бәйрәме 11 июльдә билгеләнә. Аны французлар уйлап табып, беренче тапкыр 1995 елда билгеләгәннәр. Арытаба бәйрәмгә Италия, Швейцария, Германия, Русия һәм башка илләр кушылган.

Бу көнне шоколадка багышланган күргәзмәләр, ярминкәләр, осталык дәресләре, дегустацияләр уза. Шоколад ашауга бәйле конкурсларда катнашырга мөмкин. Супермаркетлар һәм кондитер фабрикалары шоколадтан шедеврлар башкару осталыгы белән бүлешә. Ресторан һәм кафелар шоколадлы менюлары белән аптырата. Швейцариядә шоколад поезды йөри, ә бельгиялеләр шоколад музейларына бара. Германиядә махсус төзелгән Шоколандиядә татлы шоулар уза. Сез дә бәйрәмгә кушылыгыз, бу көнне “тәмле” итеп үткәрегез!
Читайте нас