-15 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Кызыклы яңалыклар
11 июль 2017, 16:44

Маймыллар маймыллана

АКШның Флорида штатындагы Окала шәһәрендә яшәүче бер ирнең йортына макака-резуслар һөҗүм итә башлаган.

Ир ихатасына утлык урнаштырган. Аннары азыкка килгән кыргый боланнарны автомат рәвештә төшерәчәк фотоаппарат та элгән. Ләкин азык салынган ялгашка боланнар урынына... маймыллар ияләшкән. Илле маймыл берничә көндә 110 килограмм азыкны урлаган. Алар янәшәдәге Сильвер-Прингз паркыннан качканнар икән. Мут хайваннарны АКШка 1938 елда бер кораб хуҗасы алып кайткан булган. Янәсе, паркка бу җәнлекләр Африка джунглилары төсмере биреп торачак. Хәзер макакалар урындагы халыкка тынгы бирми.
Читайте нас