+17 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Кызыклы яңалыклар
11 Июля 2017, 08:52

Ярты гасыр узганнан соң очрашу...

Адәм баласы, олыгая барган саен, дөньялыкта яшәгән гомер елларын ешрак барлый, балачакта бергә уйнап үскән сабакташларын сагынып искә ала икән. Кайчандыр Дүртөйле шәһәренең 4нче урта мәктәбендә хуҗалык мөдире булып эшләгән егәрле, изге, киң күңелле Мәмдүха Батталова да сыйныфташларын онытмый һәм алар белән бергә очрашып күрешергә ниятли.

Районыбызның Казаклар авылында яшәүче сабакташы Ринат Мостафин ярдәмендә максатына ирешә Мәмдүха ханым: күптән түгел 1нче урта мәктәптә шушы уку йортын моннан ярты гасыр элек тәмамлаган 10 "В" сыйныфы укучыларының очрашу кичәсе булды.
Бәйрәмгә җыелучылар, укытучыларына фидакарь, тырыш хезмәтләре өчен рәхмәт белдереп, аларга чәчәк гөлләмәләре һәм бүләкләр тапшырды, инде якты дөнья белән хушлашкан остазларын, сыйныфташларын бер минут тын калып искә алды. Мәктәп бинасы янында истәлеккә фотосурәткә төшкәннән соң, бәйрәм кафеда сый-нигъмәтләрдән сыгылып торган мул табын артында дәвам итте. Инде чәчләренә чал йөгергән җитди кыяфәтле апа-абыйлар шул 50 ел дәвамында үзләре узган тормыш юлы белән таныштырды, гамьсез балачакларын һәм күңелле мәктәп елларын хәтергә төшереп, дәртле җырлар җырлады, кызыклы вакыйгаларны искә алып, дәррәү көлеште, кыскасы, рәхәтләнеп күңел ачты.
Очрашудан һәркем канәгать калды, сабакташлар үзләрен гүя яшьлек елларына әйләнеп кайткандай итеп тойды һәм янә биш елдан соң күрешергә сүз куешып таралышты.
Читайте нас