+16 °С
Дождь
VKOKTelegramMax
Кызыклы яңалыклар
13 Июля 2017, 11:18

Мексикада очучы тәлинкә күренгән

Бүген Мексиканың Пуэбла штаты күгендә билгесез очучы объект күренгән. Кешеләр аны шунда ук видеога төшерә башлаган.

Кайберәүләр, әлбәттә, моны ниндидер серле һава торышы билгесе дип тә аңлата. Ләкин күпчелек очучы тәлинкә дип фаразлый.
Серле караңгы диск, күпмедер вакыт кешеләрнең баш очында һавада эленеп торганнан соң, шулай ук серле рәвештә юкка чыга.
Читайте нас