Сәбәп нәрсәдә? Тикшеренүчеләр белдерүенчә, күпләр өчен бүген бәхет ниндидер буй җитмәслек хыял дәрәҗәсендә икән. Ә бүгенге кеше көн саен очрашкан чынбарлык – коточкыч тормыш ритмы, эш күплеге, шәһәр мохитенең агрессив йогынтысы. Болар барысы да кешенең сәламәтлегенә һәм эмоциональ халәтенә тискәре йогынты ясый.
Киңәш: тиле тормыш ритмын туктатып торып, ял итеп ала, гади генә нәрсәләргә дә шатлана белегез!