Беренчеләрдән булып бу ысулны Кушманак авылындагы Салават Галиевның фермер хуҗалыгында куллана башлыйлар. Сыерлар сәламәтлеккә хәвефсез ток астында булган чыбык белән әйләндереп алынган көтүлектә йөри. Авыл янәшәсендәге елга янында дүрт гектар мәйдан баганалар белән бүленеп алынган, алар арасында ике рәт электрлы чыбык сузылган. Сыерлар читкә китә башласа, аларны шул чыбыктагы ток суга, мәхлуклар, шуңардан куркып, башкача көтүлектән читкә тайпылмый.
Җайланманың тагын бер уңай ягы бар: билгеләнгән урында мал азыгы кимесә, аны икенче җиргә күчереп куярга була. Хакы да әллә ни кыйммәт түгел. Уртача бәясе, уратып алынган җирнең периметрына, җиһазның комплектациясенә карап, 20-40 мең сум тирәсе. Әлбәттә, кеше яллауга караганда арзанракка төшә.
Әйткәндәй, электр көтүчене Ленин исемендәге, “Салават” җәмгыятьләре, “Каратамак”, Данис Габдуллинның фермер хуҗалыкларында да үз иткәннәр.