Чәчләре коела башлагач, Эндрю бер дә кайгырып тормаган, кайберәүләр кебек дәва эзләп йөгермәгән, рәхәтләнеп, көлеп-шаярып яши биргән. Ләкин күптән түгел ул бер кибеттә кызыклы гына парикка юлыккач, аны сатып алырга булган. Ни өченме? Шаярырга яратучы Эндрюның башында шаян уй туган.
Ир, парик киеп, чәчтарашка юлланган. Эндрюның үтенече буенча, оста бик тырышып аның “чәчләр”ен кискән. Кисеп бетергәч, “җилкә өлешегезнең ничек килеп чыкканын күрәсегез киләме?” дип, кулына көзге тоттырган. “Килә!” дигән Эндрю һәм паригын салып, пеләш җилкәсен күзәтергә керешкән.
Парикмахер да юморны аңлаучы кеше булып чыккан. Бу хәлне телефонга төшереп торучы егет белән бергә рәхәтләнеп көлешкәннәр.