Кәҗә бәрәнен күргән кешеләр шулкадәр курка ки, хәтта полициягә шалтыраталар. Ләкин вакыйга урынына килгән офицерлар, бу хәлне җинаять вакыйгасы дип тапмыйча, кире китә. Ә халык арасында бу бәрән шау-шу куптара. Аны хәтта шайтан токымына тиңлиләр.
Фермер хатын бу тайпылышның сәбәбен берничек тә аңлата алмый. Кәҗәсенең башка бәрәннәре гадәти һәм матур.