+17 °С
Ясно
VKOKTelegramMax
Кызыклы яңалыклар
24 Июля 2017, 08:16

Ә син руль артында йокламыйсыңмы?

"Форд" компаниясе Русия водительләре арасында сораштыру үткәргән. Җавап бирүчеләрнең 32 проценты, ягъни һәр өченче водитель, үзләренең бер тапкыр булса да руль артында йоклап киткән чаклары булуы турында хәбәр итә.

Белгечләр фикеренчә, җәен кешеләр ике сәгатькә азрак йоклый, бу аварияләргә эләгү хәвефен ике тапкырга арттыра. Әгәр дә водитель көненә дүрт сәгатьтән дә кимрәк йокласа, йоклап китү куркынычы 11,5 тапкыр арта. Җавап бирүчеләрнең 3,8 проценты өчен бу чынбарлыкка әйләнгән — алар башка машина белән бәрелешеп яисә юл читенә барып төшеп уянганнар.

Водительләрнең 32 процентына йокы килү тойгысы таныш, ләкин руль артында йоклап киткәннәре булмаган. Моның өчен аларның 33 проценты кофе, чәй яки энергетик эчемлек эчә. Калганнары я кычкыртып музыка куя, я зарядка ясап ала, яисә сагыз чәйни.
Читайте нас